Ютазылылар Татарстан Рәисенең котлауларын җиткерделәр

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында район башлыгы Аяз Шәфигуллин 100 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге райондашларыбызның өйләрендә булды.

Ютазы районында андыйлар икәү - Ютазы авылында яшәүче 105 яшьлек Мөхтәрәмә Хәертдинова һәм Бәйрәкә авылыннан 100 яшьлек Фатыйма Фәррахова. Район башлыгы әлеге сөйкемле хатын-кызларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм бүләген җиткерде, иң изге теләкләрен шәхсән үз исеменнән җиткерде һәм шулай ук бүләк тапшырды. Котлауларга авыл җирлекләре башлыклары да кушылды.

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак "Ютазы таңы" газетасында

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/iutazincy-doveli-pozdravleniia-raisa-tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International