Димтамаклылар өлкәннәрне котладылар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Димтамак авыл мәдәният йортында өлкәннәр өчен бәйрәм узды.

"Елмайган йөзләрне күрү нинди күңелле булды", — дип уртаклаштылар чараны оештыручылар.

Бәйрәм буе залда күңел җылысы һәм шатлык атмосферасы торды.

Әбиләр бер-берсе белән аралаша, яңалыклары белән уртаклаша, бии, конкурста катнаша һәм өстәл җырларын башкара алдылар. Бәйрәм озакка сузылды, хәтта тараласы дакилмәде", - дип сөйләделәр мәдәният йорты артистлары.

Очрашу дәвамында һәркем үз яшьлегенә чумды. Әбиләрнең берсе оныклары турында шатланып сөйләде, ә кемдер мәдәният йорты үзешчәннәренең җырларына күңелле итеп биеде.

Якты елмаюлар, көлү һәм дәртле кәеф сөйләп бетергесез атмосфера тудырды. Артистларның һәр номеры тамашачыларга уңай эмоцияләр бүләк итте.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/dymtamakcy-pozdravili-pozilyx-selcan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International