5 октябрьдә бөтен илдә Укытучылар көне билгеләп үтелә

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Алардан башка кодрәтле сәясәтче дә, талантлы хирург та, данлыклы герой да булмас иде.

Аларның һәрберсенә кайчандыр укытучы ишек ачкан!

Әлеге бәйрәм алдыннан Иске Урыссу мәктәбендә бәйрәм линейкасы узды, анда укучылар педагоглар коллективын котладылар. Бу көнне бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Программа "STU-TV" ТЕЛЕШОУ форматында оештырылды. «Психологини на диване», «Голос дети», «Территория родителей», «Битва экстрасенсов» кебек каналлар булды. Чара азагында кунаклар: Серкан Болат, Валерий Меладзе, Стас Михайлов һәм Ришат Төхвәтуллин килде.

Чара югары дәрәҗәдә узды, укытучылар бик шатландылар.

 Кадерле укытучылар! Сез көн саен чын могҗизалар эшлисез, балаларга белем дөньясын ачарга һәм яхшырак булырга ярдәм итәсез. Сезнең хезмәтегез һәм мәгариф эшенә тугрылыгыгыз — җәмгыятьнең уңышлы үсешенең нигезе. Барлык педагогларны да котлыйбыз һәм аларга хезмәтләре, сабырлыклары, энтузиазмнары һәм үз эшләренә мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез! Сәламәт булыгыз!

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/5-oktiabria-vo-vsei-strane-otmecaetsia-den-ucitelia-prazdnik-strogix-i-laskovyx-terpelivyx-i-cutkix

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International