Урында ориентлашырга, мантыйкый фикерләргә, тиз йөгерергә һәм сорауларга дөрес җавап бирергә өйрәтүче команда уеннары.
2 нче мәктәптә ориентлашу дәресләре узды. Квестта катнашучылар карта һәм компас ярдәмендә навигация һәм пространствода ориентлашу күнекмәләрен үзләштерделәр.
Дәрестә теоретик өлеш үткәрелде, анда укучылар спорт ориентлашуының төп төшенчәләрен - контроль пунктларны, легенданы, трассаны, шулай ук таныш булмаган җирдән хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр, карта белән дистанцияне узып карадылар, мәктәп ишегалды флорасын өйрәнделәр.