Евгений һәм Ирина Абрамовлар "Гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә зур хезмәтләре өчен" билгеләп үтелде.
Тиешле указга Россия Президенты кул куйды.
ТР Хезмәт министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Абрамовлар Ютазы районында яши, икесе дә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернатта укытучы булып эшли. Евгений Абрамов балаларга столярлык эшен өйрәтә, ә Ирина Абрамова аларны тегәргә өйрәтә. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә.
«Доброшвеи» волонтерлык отряды оештырдылар һәм эшенә ярдәм итәләр. Анда катнашучылар маскировка ятьмәләре үрәләр, сугышчылар өчен җылы әйберләр бәйлиләр, аларга азык-төлек, балалардан открыткалар җибәрәләр.