2024 елның 3 октябрендә 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ютазы районы ветераннар җирле Советы, Балалар иҗаты үзәге, 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында СССРның халык укытучысы һәм шахмат буенча тренер Богданов Рево Гали улы истәлегенә шахмат турниры үткәрелде.
Турнирда төрле яшьтәге шахматчылар, шул исәптән Рево Галиевичның укучылары да катнашты.
Шулай ук Балалар иҗат үзәгенең "Ак ладья" берләшмәсе укучылары һәм җитәкчесе.
Турнирның хөкемдарлыгын Рево Галиевичның укучысы, Башкортстан Республикасының 2 нче санлы Октябрьский шахмат мәктәбе директоры Волкова Ирина Антоновна оештырды.
Турнирда атказанган тренерның иң беренче укучылары, шулай ук гомеренең соңгы елларында шахмат белән шөгыльләнгәннәре катнашты.
Турнир дустанә һәм җылы шартларда бер сулышта узды. Барлык катнашучыларга да истәлекле призлар һәм кубоклар тапшырылды. 3 нче урта мәктәп педагоглары тарафыннан чәй эчү оештырылды.
«Барлык катнашучыларга да бик ошады, киләчәктә дә мондый турнирларны үткәрүне дәвам итәчәкбез», — дип билгеләп үтте "ЦДТ" МБУ педагогы Регина Сәетгәрәева.
Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Хатын-кызлар арасында:
1 нче урын - Мәхмүтова Гөлназ (Казан)
2 нче урын - Сәетгәрәева Регина
3 нче урын - Косова Наталья
Ир-атлар арасында:
1 нче урын - Шәрәфиев Әмир( ЦДТ )
2 нче урын - Мәхмүтов Айнур (Казан)
3 нче урын - Фатыйхов Бәхтияр (ЦДТ)