Кадерле Ютазы районы халкы!

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген, 7 октябрьдә, Халыкара табиблар көне билгеләп үтелә!

 

Бу көн - сәламәтлегебезне һәм тормышыбызны саклаучыларга олы рәхмәтебезне белдерү өчен сәбәп. Табиб - ул һөнәр генә түгел, ул гаять зур җаваплылык, белем, сабырлык һәм, әлбәттә, игелек таләп итә торган һөнәр.

 

 Көн саен безнең табиблар Урыссу районы хастаханәсендә зур һәм кечкенә батырлыклар башкаралар: гомерләр саклап калалар, сәламәтлекне кайтаралар һәм киләчәккә өмет бирәләр. Сезнең фидакарьлегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз иң югары мактауга һәм хөрмәткә лаек.

 

 Халыкара табиб көне — иленә, милләтенә һәм диненә карамастан, табибларның бер максат белән берләшүе - бөтен дөнья буйлап кешеләрнең гомерләрен саклап калу һәм тормыш сыйфатын яхшырту турында искәртү ул.

 

 Сезне чын күңелдән Халыкара табиблар көне белән котлыйбыз!

Эшкә бирелгәнлегегез, профессиональлегегез һәм сизгерлегегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, һәм  безнең команданың бер өлеше булуыгыз белән горурланабыз. Белемегез һәм күнекмәләрегез һәрвакыт уңай нәтиҗәләр китерсен, ә тормышыгызда шатлык һәм илһам өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләр булсын.

 

 Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, көч һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез. Бәйрәм белән, кадерле табибларыбыз! Сез-безнең заманның чын геройлары!

 

Әйдәгез бергәләп медикларыбызга рәхмәт сүзләре языйк.

 

Хөрмәтле табибларыбыз һәм медицинага кагылышлы барлык ап-ак халатлы кешеләр!

 

Барыгызга да чиксез уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм эш өчен көч телибез! Тырышлыгыгызны сындыра торган авыру табылмасын.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/dorogie-ziteli-iutazinskogo-raiona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International