Тантанада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссу бистәсе имам-хатыйбы, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, шулай ук район имамнары катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык катнашучыларны үзәк ачылу белән котлады һәм әлеге шатлыклы вакыйганың шаһиты булу мөмкинлеге өчен Аллаһка рәхмәт белдерде.
Тәхфиз - Коръәнне ятлау процессы. Сүз үзе гарәп телендәге «хафиза» фигыленнән ясалган, ул «сакларга», «якларга», «яттан белергә» һәм «ятларга» дигәнне аңлата.