Район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Электросоединитель» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренең профессиональлеген һәм фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтте.
Намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары өчен һәм «Машина төзүче көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан Ул ике хезмәткәргә: гальвано-җыю цехының икенче разрядлы слесарь-җыючысы Л.А. Зыяровага һәм механика цехының дүртенче разрядлы сортировкалаучысы З.А. Хунафинага Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәтен тапшырды.
Шулай ук җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Ютазы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сәлахова Эльмира Әнвәр кызы билгеләп үтелде.
Киңәшмә барышында оператив һәм эпидемиологик вәзгыять турында хисаплар, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитет һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре бүлекләре башлыкларының агымдагы эш турында докладлары тыңланды. Йомгаклап, алдагы атнага эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде.