Бәйрәкәдә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган шушы авылда туган Айрат Хәлиуллин белән хушлашу тантанасы булды.
Матәм митингында район җитәкчелеге вәкилләре, җирлек башлыклары, предприятие, хезмәт җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Район Башлыгы Аяз Шәфигуллин, һәлак булган геройның туганнарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итеп, алар белән кайтарып булмаслык югалту кайгысын уртаклашты.
- Бүген Ватан мәнфәгатьләрен яклауда районның 200дән артык егете катнаша, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район Башлыгы. Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар кайчак үз гомерләре бәрабәренә илебезнең элекке буыннары яулап алган дөньяны саклыйлар. Айрат Хәлиуллин безнең хәтердә мәңгегә батырлык һәм кыюлык үрнәге булып калачак,кайгыгызны уртаклашуның иң ихлас сүзләре дә сез кичергән авыртуны җиңеләйтмәячәк.
Митингта катнашучылар якташыбызны бер минутлык тынлык һәм чәчәкләр салу белән искә алдылар.
Роза Әхмәдиева
Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/ziteli-raiona-poproshhalis-so-svoim-parnem