Акбаш авыл китапханәсендә «Китап битләренә сибелгән яхшылык» дигән китапханә дәресе үткәрелде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Дәрестә 3,4,6 класс укучылары катнашты.

 

Кешенең тормышка карашын үзгәртергә сәләтле китаплар бар. Нәкъ менә яхшылык алып килә торган, дуслыкка өйрәтә торган, тугры һәм кыю йөрәкле балалар турындагы китаплар хакында дәрестә сөйләнде.

 

 

Китапханәче китап күргәзмәсе буенча иң яхшы китапларга күзәтү ясады. Катнашучылар алдан ук хәбәрләр әзерләделәр

 А.Купринның "Чудесный доктор", А. Платоновның "Юшка", В. Железниковның "Чучело", А. де Сент-Экзюпериның "Маленький принц", Г. Троепольскийның "Белый Бим Черное ухо" китапларына кызыклы хикәяләре белән уртаклаштылар.

 

Китапханәче аларга ике бүре турындагы гыйбрәтле хикәя укыды һәм балаларны дустанә, игелекле, сабыр булырга өндәде.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-akbasskoi-selskoi-biblioteke-sostoialsia-bibliotecnyi-urok-dobro-rassypannoe-po-stranicam-knig

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International