Кече Урыссу мәктәбе укучылары өчен актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрелде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Пушкин картасы буенча чаралар кысаларында Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Вәлиева Гөлчәчәк Иргали кызы Кече Урыссу мәктәбе балалары өчен актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрде.

 

Балалар сулыш алу, артикуляция күнегүләре ясарга өйрәнделәр, резонаторлар өчен, тавыш бирү өчен күнегүләр ясап карадылар, тиз һәм чиста сөйләүләр өстендә эшләделәр.

 

 

Чара бик күңелле үтте. Балалар энтузиазм белән укытучы артыннан кабатладылар, үзләрендә артистлыкны ачтылар.

 

Һәр күнегү тренировка гына түгел, ә авазлар һәм хис-кичерешләр дөньясына чын сәяхәт булды. Балалар артикуляция техникасына гына түгел, сәхнәдә үз-үзләренә ышанычның мөһимлегенә дә өйрәнделәр.

 

 

Гөлчәчәк Иргалиевна һәр катнашучыны мактап телгә алды, индивидуальлекләрен һәм гомуми күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте. Мастер-класс азагында балалар, алган күнекмәләрен һәм коллективның бердәмлеген күрсәтеп, кечкенә сәхнә спектакль әзерләделәр.

 

Бу онытылмаслык һәм якты очрашу тәҗрибәсе балаларны театр сәнгате өлкәсендәге алдагы казанышларга рухландырды.

Педагог Вәлиева Г. И.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/dlia-rebiat-malo-urussinskoi-skoly-proveli-master-klass-po-akterskomu-masterstvu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International