Хөрмәтле ютазылылар! 2024 елның 11-15 ноябрендә "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабына гаризалар кабул ителәчәк.
Конкурста катнашуга гаризаларны 2024 елның 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: gareeva.L@bk.ru
Шәҗәрә фестиваленә кагылышлы барлык кызыксындырган сораулар буенча 2-42-24 һәм/яки 89377764062 телефоны буенча Гәрәева Лилия Җәүдәт кызына мөрәҗәгать итәргә.
Муниципаль этапта җиңүчеләр (1,2 һәм 3 урыннар) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр: 1 урын - 50 000 сум, 2 урын - 40 000 сум, 3 урын - 30 000 сум.