Урман аудыруда чыныккан

2024 елның 11 октябре, җомга

Урыссу бистәсендә яшәүче Гөлсинә Әгъзам кызы Абдуллина шушы көннәрдә 90 яшьлек тормыш чиген узды.

 

Юбилярны котларга район җитәкчелеге вәкиле дә килде: район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов район Башлыгы Аяз Шәфигуллинның изге теләкләрен җиткерде һәм, район алдындагы казанышларын танып, медаль, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

 

Гөлсинә ханым яшь чагында ире белән салынган зур якты йортта яши. Тормыш иптәше бүген исән түгел. Әмма ул ялгыз түгел – улы гаиләсе белән Урыссуда яши һәм әнисенең ышанычлы таянычы булып кала. Яшел Үзәндә гомер итүче кызы да еш кына өйдәге барлык зур эшләрне башкарырга, әнисе белән аралашудан ләззәт алырга кайтып тора. Шулай булгач, хикәяләү героинясы үзенең бүгенге хәле белән бик канәгать.

Тулырак “Ютазы таңы” газетасында.

Роза Әхмәдиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International