Китапханә хезмәткәрләре «Ышаныч сукмагы» дигән танып белү сәгате үткәрделәр

2024 елның 11 октябре, җомга

Балалар һәм яшүсмерләр арасында балалар ышаныч телефонын популярлаштыру кампаниясе кысаларында китапханә хезмәткәрләре 3 нче Урыссу мәктәбенең 6 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Ышаныч сукмагы» дигән танып белү сәгате үткәрделәр.

 

Китапханәче Рузилә Гәрәева Балаларга ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аның ни өчен кирәклеген аңлатты, шулай ук балалар өчен ышаныч телефоннары эше белән таныштырды һәм аларның ничек эшләвен аңлатты. Аннары катнашучылар балалар ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар. Моның ничек эшләвен яхшырак аңлау өчен, балалар «Карар кабул итү», «Ассоциация», «Танышу» ситуатив уеннарында катнаштылар. Чара азагында балалар, кирәк булганда номерны тиз табу өчен, хезмәт телефоны номерын үзләренең кәрәзле телефоннарына язып куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International