Уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган аналарга игътибар белән

2024 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район башлыгы Аяз Шәфигуллин махсус хәрби операция территориясендә башларын салган якташларыбызның әти-әниләре йортында булды.

 

Урыссудан Илдар Сәйфуллин, Подгорныйдан Альберт Хикмәтов, Виталий һәм Валерий Комиссаров - бу егетләр үз Ватаннары мәнфәгатьләрен яклап башларын салдылар. Район башлыгы аларның әти-әниләре белән әңгәмә вакытында улларының район халкының хәтерендә мәңгелеккә моңарчы күрелмәгән батырлык һәм кыюлык үрнәге булып калачагын билгеләп үтте, район җитәкчелегенә теләсә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә алуларын ассызыклады.

 

Роза Искәндәр

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/s-vnimaniem-k-materiam-ci-synovia-pogibli-v-svo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International