Һөнәри бәйрәм – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән һәм ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезнең хезмәтегез, җиргә хуҗалык мөнәсәбәтегез, хезмәт сөючәнлегегез аркасында авыл хуҗалыгы җитештерүе – авылда тормыш, яшәү рәвеше һәм элекке традицияләр нигезе үсеш ала. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең югары профессиональлеге, аларның фидакарьлеге һәм сайланган эшкә тугрылыгы хөрмәткә һәм танылуга лаек. Намуслы, авыр хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Аерым рәхмәт сүзләре - тармакның хөрмәтле ветераннарына. Районыбызны үстерү - авыл хезмәтчәннәренең, алар үзләренең бай тәҗрибәләрен варислары белән юмарт уртаклашкан күп буыннар казанышы. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң кыю башлангычларда уңышлар телим, Авыр хезмәтегездә уңышлар һәм яңа җиңүләр!
Район Башлыгы
А.Ә. Шәфигуллин.