2024 елда «Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә II Бөтенроссия Иң яхшы ата-аналар мәгарифе практикалары конкурсын үткәрде.
2 нче Урыссу урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Азаматова Мария Николаевна әлеге конкурста катнашып, «Гаилә һәм традицион гаилә кыйммәтләренә багышланган дәресләрнең иң яхшы методик эшләнмәсе» номинациясендә җиңүче булып танылды.
26 октябрьдә Мәскәү шәһәренә бүләкләү тантанасында катнашырга чакырыла.