Ул Мәскәү-Берлин элемтәсен тәэмин иткән

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Безнең ветераннар.

 

Урыссу бистәсендә яшәүче Иван Безруков үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

 

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова котлады. Тантанада ветеранга изге теләкләрен юллап, ул аңа юбилей медален һәм бүләк тапшырды. Иван Сергеевичның бөтен хезмәт юлы диярлек Урыссу бистәсе белән бәйле. УГРЭСта элемтәче булып эшли башлап, Бөгелмә электр челтәрләренең Урыссу участогыннан пенсиягә чыга. Сүз уңаеннан, предприятие производство ветеранын беркайчан да онытмый – һөнәри бәйрәмендә, юбилей даталары белән хөрмәтли. 

 

Тулырак "Ютазы таңы" газетасында.

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/on-obespecival-sviaz-moskva-berlin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International