Әбсәләм авылында яңа төзекләндерелгән пляж булдыру эше дәвам итә

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

«Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү» милли проекты кысаларында Әбсәләм авылында «Иске карьер» күлендә яңа төзекләндерелгән пляж булдыру буенча актив эш алып барыла.

 

Бу инде әлеге проект кысаларында башкарыла торган эшләрнең 3 чираты.

 

Пляж 2 яктан киңәйтелгән, анда тротуар җәелгән, мангаль зоналар җиһазландырылган һәм кече архитектура формалары, шулай ук спорт һәм балалар җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук барлык кирәкле коммуникацияләр: су, электр һәм видеокүзәтү үткәрелде.

 

Моннан тыш, вак таш-ком катнашмасыннан юл салынган. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин автомобильләр өчен парковка төзү эшләренең барышы белән танышты.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/blagoustroystvo/v-sele-absaliamovo-prodolzaetsia-rabota-po-sozdaniiu-novogo-blagoustroennogo-pliaza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International