Урыссуда мунча һәм янында урнашкан утын лапасы янган

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

Дүшәмбе,14 октябрьдә, 42 нче ПТЧ элемтә пунктына Урыссу бистәсендә мунча яну турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткәндә мунча түбәсе һәм янәшә урнашкан утын яна иде. Янгынның сәбәбе ачыклана. Районның янгын сүндерү хезмәте кайда да булса – йортта, фатирда, табигатьтә, йорт янында янгын куркынычсызлыгын саклауга җитди карарга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Янгын чыгу өчен бер чаткы да җитә. Ә менә ялкынны үз көчең белән генә сүндереп булмас.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kriminal/v-urussu-zagorelas-bania-i-raspolagavsiisia-riadom-naves-s-drovami

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International