Серафимов авылында Башкортстан Республикасы көненә багышланган "Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир" узды.
Анда 6 команда катнашты: Лидер-1, Лидер-2, Лидер-3 (Туймазы), Серафимовский-1, Серафимовский-2, һәм безнең "Уруссинка"кызлар командасы (тренерлары Г.Г. Гариев). Нәтиҗәләр:
1-Лидер-3(Туймазы)
2-Лидер-1(Туймазы)
3-"Уруссинка" (Урыссу)
Безнең уенчы Садыйкова Эльзараның уены турнирның иң яхшы һөҗүмчесе буларак билгеләнде.