Әлеге чара «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында узды!
2, 3 нче мәктәп һәм Урыссу гимназиясе җыелма командалары иң яхшы команда исеме өчен көрәштеләр.
Брейн-рингның максаты балаларда белем һәм фикерләүне үстерү, эрудициялелекне, иҗади сәләтләрне арттыру һәм укучылар арасында интеллектуаль эшчәнлекне стимуллаштыру иде.
Интеллектуаль уен яшьләрне коллектив фикерләү процессына җәлеп итте, тупланган белемнәрне гаджетлар белән чагыштырмыйча файдаланырга мөмкинлек бирде.
Уенчылар чын команда эше, бердәмлек, уен дәрте, бер-берсенең фикерен тыңлый һәм хөрмәт итә белү нәрсә икәнен күрсәттеләр.
Киләсе «Музыкаль квиз» уены 24 октябрьдә 17:00 сәгатьтә узачак. Без командаларга уңышлар телибез.
https://vk.com/mbu_rdk