Әлегә һава торышы уңайлы, игенчеләргә урып-җыюны һәм көзге эшкәртүне тәмамлау өчен көннең һәр сәгатеннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк.
Бу хакта район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Кәрәкәшле» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте.
Семинар эшендә Ютазы элеваторы директоры Тәлгать Исаков, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Вячеслав Гофман, авыл хуҗалыгы идарәсе бүлекләре башлыклары һәм белгечләре һәм башкалар катнашты. Аграрийлар агымдагы елның тугыз аенда районның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар.
Тулырак "Ютазы таңы" газетасы битләрендә
Роза Әхмәдиева
Тулырак: http://yutazy.ru/news/selskoe-hozyaystvo/poslednie-akkordy-uborocnoi-vzmet-ziabi