Үзмәшгульләр статусын эшмәкәргә алыштыра ала.
Ютазы эшкуарлары республика финанс ярдәм чаралары буенча Татарстан буенча дүртенче урында тора.
Бу хакта махсус салым режимына күчкән гражданнар (үзмәшгуль бизнес вәкилләре) белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина хәбәр итте.
«Атлант» ПМК базасында үзмәшгуль ютазылылар белән узган очрашуга эшмәкәрлекне яклау фонды вәкиле - «МСП Корпорациясе» АҖ сертификацияләнгән тренеры Гүзәл Газетдинова килде. Үз чыгышында Гүзәл Газетдинова билгеләп үткәнчә, 2019 ел республикада үз-үзләренә эшләүче гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруның беренче елы булды. Үзмәшгуль статусы яхшы старт һәм хокукый кырга чыгу, легаль керем алу һәм яхшы кредит тарихы формалаштыру мөмкинлеге булды. Моннан тыш, социаль яклау линиясе буенча күпләр, әйтик, үзмәшгуль сыйфатында эш алып бару өчен тегү машинасы яки эретеп ябыштыру аппараты сатып алуга билгеле бер акчалар алган. Салым салуның кызыклы системасы белән. Дәүләт ярдәменең әлеге чарасы кешене финанс кыенлыгыннан, ярлылыктан чыгаруга исәпләнгән. Эшли торган кеше – инде эшсез кеше түгел. Һәм бу аңлашыла да. Бүген үзмәшгуль бизнес вәкилләренә эшчәнлекләрен киңәйтү максатында микрофинанс продуктларыннан файдалану мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәрләр сыйфатында теркәлү салым түләүләре буенча үзмәшгульләр статусындагы кебек үк таләпләрне кире какмый. Газетдинова, ярдәм чараларына җентекләп тукталып, микрофинанс продуктлары буенча ставканың минималь булуын ассызыклады.
- Бу акча бушлай килә диярлек, - дип билгеләде ул. - Гомумән алганда, республика ярдәме чараларының спектры киң. Алардан күпләр дөрес файдалана. Сезнең яктан элементар инициатива кирәк. Билгеле булганча, үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәрләргә бирелә торган финанслар суммасы бик нык аерыла. Әгәр, әйтик, үзмәшгуль кеше 500 мең сумга исәп тота ала икән, ИП – 5 миллионга. Мөрәҗәгать итегез, шалтыратыгыз, килегез. Безнең фондта бизнес-план төзү буенча укыту программалары да бар.
Теманы дәвам итеп, Зөлфия Гыйбадуллина җыелганнарны эшмәкәрләр өчен онлайн режимда узачак бизнес-интенсивка кушылырга чакырды. Биредә бизнеста мөмкин булган куркынычлар турында мәгълүмат бирәчәкләр, эшмәкәрләргә мошенниклыктан качарга ярдәм итәчәкләр, маркет-плейсларда эшләү перспективалары турында сөйләячәкләр, диде ул. Эшмәкәрләргә финанс ярдәменә тукталып, Гыйбадуллина билгеләп үткәнчә, районның 25 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 102 млн сумлык федераль һәм республика чараларыннан файдаланган. Чарада катнашкан район Башлыгы Аяз Шәфигуллин, муниципалитет эшмәкәрләр өчен үзеннән торганның барысын да эшләргә тырыша, дип билгеләп үтте. Әйтик, үз вакытында Урыссу бистәсендәге Үзәк базар территориясен муниципаль милеккә күчергәннәр.
- Автоном керү юллары булган павильоннар төзедек, аренда хакы да кызыклы, - дип ассызыклады район Башлыгы. - Һәрберсенең мәйданы уртача 20 квадрат метр. Базар территориясе - саклана торган, павильоннар газлаштырылган һәм башкалар. Күп кенә эшмәкәрләр ярдәм фонды хезмәтләреннән файдалана. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча терлекчелекне үстерү, терлекләр сатып алу, терлекчелек биналары төзү программаларына керәләр. Безнең районда 1447 үзмәшгуль граждан теркәлгән. Кызганыч, барысы да актив түгел. Моннан килеп чыга торган барлык нәтиҗәләр белән. Активлашырга кирәк.
Ахырда җыелганнар үзләренең сорауларын яңгыраттылар һәм аларга җаваплар алдылар.
Роза Искәндәр
Тулырак: http://yutazy.ru/news/delovyie-novosti/licom-k-biznesu