Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга заявкалар кабул итүне озайту турында хәбәр итә

2024 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Минем субсидияләр»  системасында техник эшләр башкарылу сәбәпле, гаризалар кабул итү 2024 елның 25 октябренә кадәр озайтылды.

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан заявкалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә: сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга.

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша, аның эшен яңадан башлап җибәргәннән соң, электрон рәвештә кабул ителәчәк.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар:

8 (843) 221-76-48, 8 (843) 221-76-88 (8801), 8 (843) 221-76-88 (8881).

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/v-respublike/minselxozprod-rt-soobshhaet-o-prodlenii-priema-zaiavok-na-vozmeshhenie-casti-zatrat-dlia-lpx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International