2024 елда Пенза өлкә китапханәсе инициативасы белән «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» XII Халыкара акциясе узды.
Акбаш авыл китапханәсе дә әлеге чарада катнашты һәм 18 октябрь көнне кече сыйныф укучылары өчен әдәби очрашу үткәрде. Балаларны классик әдәбият укуга җәлеп итү мөһим. Китапханәче балаларга Михаил Лермонтов тормышы, аның әти-әнисе турында сөйләде, иң танылган шигырьләрен һәм поэмаларын атады, шулай ук «Бородино» әсәреннән юллар китерде. Балалар бергәләп «Парус», «Тучи», «Осень», «На севере диком» шигырьләрен укыдылар.
Презентация вакытында укучылар бөек шагыйрьгә куелган һәйкәлләрне күрделәр.
Чарага «М.Ю. Лермонтов язмышы һәм иҗаты» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының эшләре тәкъдим ителде.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/ne-ugasaet-svet-ego-stixov-1729257979