2021 елның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә әтиләр көне октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк һәм быел бу бәйрәм 20 октябрьдә билгеләп үтеләчәк дигән Указга кул куйды.
Әти - ул гаилә нигезе, ә балалар өчен көч, намус, максатчанлык үрнәге. Әтиләрнең акыллы остазлар, үрнәк һәм балаларына иң яхшы дуслар, гаиләнең ышанычлы таянычы һәм яклаучысы булуы мөһим.
18 октябрьдә, бәйрәм алдыннан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Урыссу бистәсендә яшәүче нәни кызның тууын теркәү булды.
14 октябрьдә Артем һәм Кристина Дунаевлар гаиләсендә беренче бала туа. Артем Александрович кызы Есениянең атасы булды. Сабый 2024 ел башыннан Ютазы районында 100нче яңа туган сабый булды. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова гаилә башлыгын әти булуы белән һәм әтиләр көне белән котлады, дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Р. Н., Ютазы муниципаль районы башлыгы Шәфигуллина А. Ә. котлауларын һәм бүләк тапшырды. Кызына һәрвакыт үрнәк булырга һәм атасы исемен намус белән йөртергә теләде.
2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.
«Демография» милли проектының төп максатлары арасында — балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт тормышның көтелгән озынлыгын арттыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.