З. И. Шәфигуллина җитәкчелегендәге студентлар төркеме бронза гасыры җирлеген казуда катнашу өчен Баулы районының Исергәп авылына экскурсиягә китте.
Экспедиция җитәкчесе, Мәскәүдән археология институты хезмәткәре табылган артефактларны күрсәтте һәм сөйләде.
Музей бүлмәсендә балалар өчен гипс панно ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, 3000 елдан артык булган балчык савыт кыйпылчыгыннан ясалган орнаментның бер өлешен өйләренә алып кайтып китәргә мөмкинлек бирделәр.
Экскурсиянең чираттагы тукталышы язучылар - бертуган Юнысовлар музее булды.
Әлеге сәфәрнең максаты укучыларны туган як тарихы белән таныштыру һәм Татарстан Республикасын таныткан күренекле шәхесләр белән таныштыру иде.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/molodez/rebiata-iutazinskogo-raiona-priniali-ucastie-v-raskopkax-poseleniia-bronzovogo-veka