Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул дүшәмбегә туры киләчәк.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Шул ук вакытта октябрь ахыры — ноябрь башында Россия халкына алты көн рәттән эшләргә туры киләчәк. Эш шунда ки, 2 ноябрь шимбәсеннән ял көне 30 апрельгә күчерелде.
РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә эш көне ял көне алдыннан бер сәгатькә кыскара. Димәк, кыскартылган эш көннәре 2 ноябрь шимбә һәм 5 ноябрь сишәмбе булачак.
@iatatarinform