16 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр коррупциягә каршы көрәш тематикасы буенча республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
Конкурс берничә категорияне үз эченә алды: «Видеоролик», «Плакат», «Аппликация», шулай ук рус һәм туган телләрдәге иншалар.
Мәгариф учреждениеләре укучылары өчен "Бел һәм рөхсәт итмә!" республика иҗат эшләре конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча "1-4 сыйныф укучылары арасында Димтамак мәктәбеннән Галин Тимур җиңүче булды. 5-9 сыйныфлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын - 2 нче санлы мәктәптән Гайсина Альбина һәм 2 нче урын - Димтамак мәктәбеннән Загретдинов Эмиль.
«Киләчәкне коррупциясез төзибез» иншалар конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәсендә 1 нче урынны Заһретдинов Эмиль һәм Полухин Никита алдылар. 2 нче урынны Зарипов Радель (Кече Урыссу мәктәбе) һәм Галиуллина Азалия (Кәрәкәшле мәктәбе) алды.
«Коррупциягә ЮК!" туган телдәге иншалар конкурсында 5-9 сыйныфлар арасында 1 нче урынны Гарифуллин Искәндәр (Кече Урыссу мәктәбе) һәм Багаува Азалия (Ютазы мәктәбе) алдылар. 10-11 сыйныфлар арасында 1 нче урынны Хәйбуллин Илгиз алды (Каразирек), ә 2 нче урынны Җәләева Аделя алды (2 нче санлы мәктәп).
Тулырак: http://yutazy.ru/news/konkursyi/zaverseny-rezultaty-konkursov-posviashhennyx-antitemam-korrupcii