5 класс укучыларының әниләре ашханәдә меню белән таныштылар.
Алар реаль ризыкларның менюда күрсәтелгәннәргә ни дәрәҗәдә туры килүен бәяләделәр, шулай ук балаларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвенә, аш залында санитария шартларына игътибар иттеләр һәм укучыларга тәкъдим ителгән аш тәмен татып карадылар.
Әти-әниләр ашханә хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Гомумән алганда, мәктәптә кайнар туклануны оештыру барлык катнашучыларда канәгатьлек уятты.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/vo-2-skole-prosla-proverka-roditelskogo-kontrolia-posviashhennaia-organizacii-goriacego-pitaniia