"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" - Бөтенроссия акциясе кысаларында Урыссу гимназиясендә шундый исем астында чара узды.
Гимназиядә тәрбияләнүчеләр белән балигъ булмаганнар эшләре бүлеге, хокук саклау органнары һәм яшьләр бүлеге вәкилләре аңлату әңгәмәсе үткәрде. Аерым алганда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ПДН бүлеге инспекторы полиция өлкән лейтенанты Кристина Полухина балаларга допинг – наркотиклар, алкоголь, тәмәке тарту белән мавыккан кешегә иң драматик нәтиҗәләр турында искә төшерде. Шул исәптән, электрон тәмәкеләр дә. Ул бу мавыгуның беренче карашка тоелганча зыянсыз да түгеллеген ассызыклады.
Тулырак "Ютазы таңы" газетасында
Роза Әхмәдиева
Тулырак: http://yutazy.ru/news/gibdd-inform/dopingi-oderzivaiut-verx-nad-bezvolnymi