Хөрмәтле урыссулылар, сезне өмәдә катнашырга чакырабыз

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Ул шимбә көнне үзәк мөселман зиратында узачак.

 

Катнашучыларны җыю иртәнге сәгать 8 гә билгеләнгән. Үзегез белән пычкы, балта, перчатка һәм чүп пакетлары булырга тиеш.

 

Өмә кысаларында өрәңге кисү планлаштырыла. Әйдәгез, бергәләп гражданлык бурычыбызны үтик һәм зиратларны тәртиплерәк итик. Бу чарада катнашу - бистәбезне төзекләндерүгә үз өлешеңне кертү генә түгел, ә үлгәннәрне искә алу мөмкинлеге дә.

 

Читтә калмагыз! Изге урынны бергәләп лаеклырак итү өчен кушылыгыз. Безнең һәрберебез чисталыкка һәм тәртипкә үз өлешен кертә ала, һәм бары тик бергә генә без реаль нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

 

Сезне бу шимбәдә көтәбез, Яхшы кәефегезне һәм ярдәм итәргә омтылышыгызны онытмагыз!

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/1100-letiya-prinyatiya-islama/dorogie-ziteli-priglasaem-vas-priniat-ucastie-v-subbotnike

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International