СВО зонасында коткарылган эт Урыссуда гаилә тапкан

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Безнең бүгенге герой - СВО зонасыннан яңа гаиләгә китерелгән анубис кушаматлы сөйкемле эт.

 

Анубис Урыссуга ике атна элек килгән. Авдеевкадан этне СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан ютазалы алып кайткан.

Без аны камерага төшергән арада, шаян Анубис яңа хуҗа белән уйный-уйный, үзенә игътибар җәлеп итә. Хуҗа хатын Наталья Власова эт бик акыллы, дип аңлата. Кайбер командаларны белә, чит кешеләр алдында үзенең бөтен осталыгын күрсәтергә тели.

Наталья балалар күптән инде хайван алырга телиләр, ди. Этне сыендырырга дустының шалтыратуыннан соң карар кылалар, ул зонадан овчарка көчеген алып кайтып, аңа ашыгыч рәвештә яңа йорт эзләвен сөйләгән. Власовлар үзләренең сайлавына бер дә үкенмиләр.

"Дөресен генә әйткәндә, эт-кешенең дусты. Эт бренче минуттан ук безнең гаилә әгъзасына әйләнде. Башта гаиләбезнең барлык әгъзаларына ияләшү өчен өйдә яшәде. Аннары урамга чыгардык. Ул үзен яңа хуҗалар янына алып килгәннәрен аңлады", - дип сөйләделәр ирле-хатынлы Власовлар.

Анубиска 9 ай чамасы. Шул вакыт эчендә аңа бик күпне кичерергә туры килгән. Ачлык һәм хуҗасын югалту. Аны Авдеевканы азат иткәндә безнең хәрби хезмәткәрләр тапкан. Үзләре белән алганнар, һәрвакыт тушенка ашатканнар, шуңа күрә Урыссуга килгәч, Анубис сөяк кимерә дә белмәде. Этне караган командир һәлак була. Хезмәттәшләре, аның истәлегенә, хайванны коткарырга карар кылалар һәм этне Урыссуга алып киләләр.

 Власовларның кече улы Ярослав Анубис белән белән аеруча якын. Әти-әнисе тыюларына карамастан, малай дүрт аяклы дустын яраткан тәмле ризыклары белән сыйлый.

"Тәлинкәдән миңа этне ашатырга рөхсәт итмиләр, ләкин мин барыбер аңа бирәм. Мин күптән үземә һәрвакыт минем янда булачак һәм мине яклаячак дус булуын теләгән идем", - ди Ярослав.

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/poety-rajona/spasennyi-v-zone-svo-pes-obrel-semiu-v-urussu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International