Ютазы районына ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре килде

2024 елның 25 октябре, җомга

Ютазы районы икътисады барлык күрсәткечләр буенча да уңай.

 

Бу хакта ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева районыбызга эш визиты барышында хәбәр итте.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре килүнең максаты - районның социаль-икътисади үсеше белән танышу. Эшче төркем составына шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Эльвира Сәгыйтова, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының микрофинанслау Үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев, Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе (РЛК) генераль директоры Мария Фрундина, Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад бүлеге башлыгы Зарина Гадельшина, «Иннокам» ның башкарма директоры Гайнуллин Марат, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының кече һәм урта эшмәкәрлекне стратегик үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Раилә Габделхакова керде.

 

Делегация район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре белән бергә районның кайбер предприятиеләрендә – «ТАПАРТ» МИЗ ҖЧҖендә, «Урыссу химия заводы» ҖЧҖендә, «Электросоединитель» АҖендә, шулай ук «Урыссу» сәнәгать паркы резидентлары - «РегионЭлектро», «ЦементТрейд», «ГарантСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә, җиләк үстерү буенча  шәхси эшмәкәр Азат Әхмәдышинның теплицаларында булды. Эш визиты кысаларында район башкарма комитетының утырышлар залында район эшмәкәрләре белән очрашу да булды. Аерым алганда, сүз Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы хезмәтләр һәм фондлар тарафыннан Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү проектларын гамәлгә ашыру турында барды. Югарыда аталган компанияләр вәкилләре һәркайсы үз өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме чаралары турында җентекле презентация тәкъдим итте. Очрашу барышында әйтелгәнчә, Ютазы районы әлеге компанияләр хезмәтләреннән актив файдалана. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, шәхси эшмәкәрләр дә һәр муниципаль берәмлекнең стратегик ресурсы булып тора. Аларның эшчәнлеге бүген уңышлы гына түгел, ә иртәгәге көнгә, кешеләрне эш белән тәэмин итүгә, сәламәт салым базасын тәэмин итүгә һәм, димәк, муниципалитет һәм тулаем республика территориясен динамикалы үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Шуңа күрә үз эшеңне ачу яки киңәйтүгә бәйле карарларга финанс ярдәме дәүләт дәрәҗәсендә - Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге фикер район бизнесы вәкилләре белән ТР Икътисад министрлыгы арасында зур сөйләшү лейтмотивы булып яңгырады.

 

Сүзен йомгаклап, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары билгеләп үткәнчә, 2024 финанс елын Ютазы районы яхшы күрсәткечләр белән тәмамларга «вәгъдә итә». СВО белән бәйле илдәге вәзгыятьне исәпкә алып, бу муниципалитетның, икътисадның барлык тармакларының конструктив эшчәнлегенең дәлиле. Кайбер предприятиеләр буенча  кыенлыкларны хәл итеп була, дип ассызыклады Сәрия Сираҗиева.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллинның «Районның социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында» докладын газетаның алдагы саннарының берсендә укыгыз.

 

Роза Искәндәр

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/iutazinskii-raion-posetili-predstaviteli-ministerstva-ekonomiki-rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International