ТР Дәүләт Советы депутаты ютазылылар белән очрашты

2024 елның 25 октябре, җомга

Безнең районга эш визиты белән VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР законнары текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов килде.

 

ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутатының эш көне гражданнарны кабул итүдән башланды, аны Гыйльманов район башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов белән бергә район башкарма комитетының кече залында үткәрде. Аерым алганда, түбәндәге сораулар яңгырады:

 

- муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе (АСМО) бирә торган авыл җирлекләренә һәм шәһәр тибындагы поселокларга грантлар бирүгә республика конкурсы буенча финанслауны арттыруның әһәмияте турында;

 

- районда сукбай этләр проблемасы актуальлеген югалтмый. Бу җитәрлек финанслау булмау белән бәйле, шулай ук тоту, стерильләштерү һәм чипировкалаганнан соң (законнар нигезендә) этләрне алып киткән мохиткә кайтаралар. Бу чара популяция үсешен беркадәр тоткарлый, ләкин хайваннар урамда ач һәм беркемгә дә кирәксез булып калалар. Шул ук вакытта алар агрессив булудан туктамыйлар. Этләрне кире кайтармыйча, махсус җиһазландырылган приютларда калдыру мәсьәләсен республика дәрәҗәсендә карарга кирәк;

 

- авыл кешеләре өчен авыл җирендәге күперләрнең авария хәлендә булуы мәсьәләсе көнүзәк мәсьәлә булып тора. Җирле бюджетта күперләрне ремонтлауга акча каралмаган. Күп кенә искергән күперләр үткәрү сәләте, йөк күтәрүчәнлеге һәм эксплуатацияләү куркынычсызлыгы буенча заманчаларга туры килми. Сездән аларның тулы иминлеген, функциональлеген тәэмин итүгә ярдәм итә торган чаралар комплексын уздыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Ягъни заманчалаштырырга һәм заманча таләпләргә һәм нормаларга туры китерергә.

 

Мәсьәләләрне Камил Гыйльманов карау һәм тиешле карар кабул итү өчен контрольгә алды.

 

Депутат район башлыгы урынбасары озатуында Әбсәләм авыл җирлегендә булды, анда ул мәдәният йортында, паркта һәм хоккей кортында – республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән социаль объектларда булды. Аның эш сәфәрендә шулай ук «ТАПАРТ» җәмгыяте, «А.Вафауллин» КФХ, Ютазы авылындагы мәчет һәм элеватор эшчәнлеге белән танышу булды.

 

Роза Искәндәр

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/sotsialnyiy-rakurs/deputat-gossoveta-rt-vstretilsia-s-iutazincami

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International