Егетләребезне истә тотыйк

2024 елның 25 октябре, җомга

Махсус хәрби операция вакытында һәлак булган район егетләре истәлеген мәңгеләштерделәр.

 

Районның өч авыл җирлегендә Ватан чакыруы буенча хезмәткә киткән һәм хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган якташларыбыз истәлегенә мемориаль такталар куелды. Гәрәев Нәсим Нәсих улының исеме Кәрәкәшле мәктәбе диварына куелган тактада язылды. Акбаш мәдәният йортында батырларча һәлак булган Шәңгәрәев Рөстәм Фәрит улына мемориаль такта куелды. Көрәш Бүләктән Вәлиуллин Салават Фәтхлислам улы да МХОдән кайтмады. Авыл мәдәният йорты диварында аның исеме язылган истәлек тактасы пәйда булды.

 

Ютазылылар өчен мөһим булган бу вакыйгага багышланган тантаналы митингта район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләре, җирлек башлыклары, геройларның туганнары һәм якыннары катнашты. Район башлыгы җыелган авыл халкына әлеге геройларның исемнәрен үз Ватаннары мәнфәгатьләрен яклауга киткән авыллар мемориаль комплексы диварына уеп язу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу көнне һәлак булган сугышчыларга әйтелгән һәр сүз тирән мәгънәле иде. Ләкин югалту авыртуын берни дә тулыландыра алмый.  

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/budem-pomnit-nasix-rebiat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International