Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: мошенниклардан сакланыгыз!

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Клиент хезмәтләренә һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәгенә мошенниклар шалтыратулары турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр ешрак килә:

 

җинаятьчеләр кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен фонд бүлеге хезмәткәрләре дип таныштыралар, һәм «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, шуннан соң аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар, диләр. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенә яисә МФЦга кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, ә аннары СМС буенча код белән язылуны раслауны сорыйлар.

 

Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белегез – сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга исегезгә төшерегез!

 

"Безнең бүлекчә хезмәткәрләре өйгә килеп хезмәтләр тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләрне без клиент хезмәтләрендә һәм МФЦда яки онлайн рәвештә түләүсез күрсәтәбез", - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Сыйныфташларда һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе.чт. 08.15 дән 17.30 га кадәр, ТП. 08.15 дән 16.15 кә кадәр).

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/gibdd-inform/otdelenie-socialnogo-fonda-rossii-po-respublike-tatarstan-preduprezdaet-osteregaites-mosennikov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International