Медиа мәктәп: волонтерларны укытуга яңа караш

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

«НЕпровинция» медиа - мәктәбе проектын ябу тантанасы 24 октябрьдә Ютазы муниципаль районының «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында «Мәгариф» милли проекты максатларына туры китереп узды.

 

"НЕпровинция" - иҗат һәм аралашу феериясе ул! Бу яңа формациягә өйрәтү өчен пространство булдыру теләгеннән башланган иң кыю идеяләр һәм планнарның гәүдәләнеше!

 

«НЕпровинция» медиа - мәктәбе проекты яшьләрнең креативлыгын, үз-үзен белдерүен һәм үз-үзен тормышка ашыруын үстерде, аларга үз идеяләрен һәм проектларын медиа форматында тормышка ашырырга ярдәм итте.

 

Берничә ай дәвамында талантлы балалар укуда актив катнаштылар һәм проект дәвамында барлык биремнәрне үтәделәр. Шуннан соң алар практик күнекмәләрен алган командаларга бүленделәр, финал этабында - үз медиа-проектларын булдыруда кулландылар.

 

Бурычлар түбәндәгечә билгеләнде:

 

●Социаль ролик

 

●Әңгәмә

 

▪Яңалык

 

Әлеге эшләрдә проектта катнашучылар сценаристлар, продюсерлар, режиссерлар, рәссам-куючылар, актерлар һәм операторлар сыйфатында катнаштылар. Бу тәҗрибә аларның иҗади һәм һөнәри үсешендә мөһим адым булды, ә әзер материаллар инициативалар һәм казанышлар чагылышына әверелде.

 

Җиңүчеләрне ачыклау кыен булды, балалар бик кызыклы һәм актуаль проектларны якладылар һәм һичшиксез барысы да югары бәягә лаек булды.

 

Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча «НЕпровинция» медиа - мәктәбенең түбәндәге катнашучылары лаеклы җиңүчеләр булды:

 

1 урын - Гөлназ Сәмигуллина

 

2 урын - Кристина Золотухина

 

3 урын-Евгения Никитина

 

Шулай ук призерлар - проектта актив катнашучылар да билгеләп үтелде.

 

Медиа фестиваль барысы өчен дә уникаль вакыйга булды, ә без барыбыз да бу вакыйганың бер өлеше булдык һәм яңа тәҗрибә тупладык һәм күп кенә яңа дуслар таптык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International