Татарстан Республикасы Ютазы районының Байлар авылыннан Зарипов Раил һәм аның хатыны Гүзәл гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2024 елның 18 октябрендә махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз дүртенче тапкыр әти булды. Хатыны аңа өченче улын бүләк иткән. Бәхетле ата-аналар улларына Әдил дип исем кушканнар. Хәзер әти яңадан өйдә, гаиләсе белән. Яраланганнан соң ялга кайткан. Ләкин тиздән герой яңадан алгы сызыкка кайтачак. Үз якыннарыңның һәм бөтен илнең тынычлыгын сакларга.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин күп балалы гаиләне әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, аларга тантаналы рәвештә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм сертификат тапшырды. "Балалар өчен иң мөһиме, алар һәрвакыт әти-әниләре белән булсыннар, Ходай сезгә сәламәтлек бирсен, аларны бергә үстерергә. Алар ничек үсәчәкләрен, мәктәпкә, институтка, эшкә барачакларын күрергә язсын», — дип билгеләде ул. Аяз Әдип улы ир белән хатынга һәм яңа туган сабыйга нык сәламәтлек, бәхет һәм геройның тизрәк өйгә кайтуын теләде.
Шулай ук Зариповлар гаиләсен Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова да котлады һәм балаларына һәрвакыт үрнәк булырга, ата-ана исемен намус белән йөртергә теләп истәлекле бүләк тапшырды.
2024 елның 14 октябре Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.
«Демография» милли проектының төп максатлары арасында — балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт тормышның көтелгән озынлыгын арттыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.