Район башлыгы Аяз Шәфигуллин бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәйтелгән киңәшмәсе эшен ТР инвестицион үсеш агентлыгында районның тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясаганнан соң ачып җибәрде.
Исегезгә төшерәбез, инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан районыбыз өчен оештырылган муниципаль сәгать барышында сүз муниципалитетның бүгенге үсеше һәм алдагы елларга перспективалар турында барды.
- Без республика дәрәҗәсендә үзебезне таныта алдык, - дип ассызыклады район башлыгы, - Ютазы районының үсеш векторы эзлекле. Без тыныч провинциаль тормыш белән яшәмибез. Без районга берничә эре инвесторны җәлеп итә алдык һәм бу җәһәттән планнарыбыз бик еракка китте.
Аерым алганда, сүз ютазыдагы элеккеге кымыз дәваханәсе территориясен үстерү турында барды. Бүген монда ат үрчетү һәм кымыз җитештерү торгызылган. Район җитәкчелегенең бурычы – кымызны район бренды итү, ә территорияне ял итү һәм туризм урыны итү. «Басэт» ҖЧҖ, «Урыссу» сәнәгать паркы резидентлары үсеш перспективасына ия, Урыссу химия заводы үсештә яңа юнәлешкә омтыла. Тулаем алганда, Ютазы районы инвестицияләр җәлеп итүчәнлегендә үз урынын ныгыта. Киңәшмәдә Аяз Шәфигуллин район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллинага районның перспектив планнарын тормышка ашыру буенча вакыт исәпләнә башлауны символлаштырган «инвестиция сәгате»н тапшырды.
Киңәшмә барышында район тормыш-көнкүрешенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Роза Искәндәр
Тулырак: http://yutazy.ru/news/sotsialnyiy-rakurs/raion-imeet-ne-tolko-potencial-no-i-dinamiku-razvitiia