«Беренчеләр хәрәкәте» район башлыгы белән очрашуда

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Район башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең җирле бүлеге белән очрашты.

 

«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге Гөлчәчәк Макуева җитәкчелегендә эшли һәм алар район җитәкчелегенә яшьләргә кагылышлы актуаль сораулар бирүдән бер дә курыкмыйлар. Әлбәттә, яшь гвардиягә предприятие, район идарәсен ышанып тапшыру өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге кызык иде. Муниципалитет башлыгы булу авырмы, сез бу һөнәргә ничек килдегез, район яшьләренең нинди перспективалары бар, сезне эшегездә нәрсә этәрә?.. Бу Аяз Шәфигуллин адресына яңгыраган сорауларның тулы исемлеге түгел. Һәм ул аларга тулы җаваплар бирде. Аерым алганда, ул җитәкче вазифада беренче чиратта район халкы, республика алдында йөкләнгән бурычлар өчен җаваплылык мотивация булып тора, дип ассызыклады.

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак "Ютазы таңы" газетасында

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/molodez/iutazinskie-rebiata-iz-dvizeniia-pervyx-u-glavy-raiona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International