Татарстан Республикасы Ютазы районы мәдәният йортында «Көзге феерия» бәйрәм чарасы узды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ютазы муниципаль районында «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә яшьләрнең тормыш структурасы динамик рәвештә яхшыра. Мәсәлән, Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең район мәдәният йортында 31 октябрьдә «Көзге феерия» бәйрәм чарасы булып узды. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, район мәдәният йорты артистлары белән бергә җырладылар һәм биеделәр. Бу кичне тамашачыларга Николай Гребенюк, Илдар Әхтәмов, Илнар Мәхмүтов, Энҗе Ильясова үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Чараны Данис Рыскулов алып барды. Чара ахырында Урыссу гимназиясе укучысы Алиш Мугинов һәм Урыссу 2нче мәктәбе укучысы Эвелина Сафиуллина Көзге бал патшасы һәм патшабикәсе билгеләнде, шулай ук интеллектуаль уеннарның октябрь сериясенә йомгак ясалды. 4 уен нәтиҗәләре буенча 3 нче Урыссу мәктәбенең «7-1» командасы 3 нче урын өчен диплом һәм кинозалга команда белән бару өчен сертификат алды. Урыссу гимназиясенең «Матвей, говори» командасына 2 урын өчен Диплом һәм кинозалга команда белән баруга сертификат тапшырылды. 1 урын өчен диплом,кубок,шулай ук Казанга бару һәм ТР Милли музеена команда белән бару өчен сертификат иясе булып Урыссуның 2нче мәктәбенең «6+1» командасы танылды.

 

"Пушкин картасы" агарту эшчәнлеген үстерә һәм үсеп килүче буынны тәрбияли. Ә «Мәдәният» милли проекты милләтнең иҗади потенциалына шартлар тудыра, мәдәният инфраструктурасын үстерүне тәэмин итә, мәдәният өлкәсендә мәгълүмати пространство булдыра. Пушкин картасы - сәнгать дөньясына бушлай керү ул! Пушкин картасы - 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге кешеләрнең мәдәни тормыш өлкәсен үз эченә алган Бөтенроссия программасы. Картаны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International