1991 елдан 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән.
Репрессияләр сәясәте - илебез халыкларының уртак фаҗигасе. Бу чорда бик күп күренекле затлар һәм татар халкы юк ителә.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу теманы җентекләп өйрәнде. Ирләре атып үтерелгән, ә үзләре егермешәр ел Магадан төрмәсендә утырып, туган якларына әйләнеп кайткан хатын-кызларның язмышын өйрәнеп, сөргендәге руханилар язмышы турында «Кыңгырау» повестен, «Безне онытмагыз» пьесасын, «Кырык сырт» тарихи романын яза. Ул шулай ук балаларыннан, оныкларыннан, репрессияләнгән гаиләләрдән килгән хатларга нигезләнеп язылган «ГУЛАГ - яралы язмышлар» документаль китабын нәшер итүче дә.
Тарихчылар арасында Нурулла Гариф бу теманы күп өйрәнә. Ул халыктан истәлекләр җыя һәм Рәис Шаһи белән бергә «Коммунизм тәмугы аша», "Онытмыйбыз оныттырмыйбыз, кичермибез! " дигән китаплар язды.
30 октябрь көнне Акбаш авыл китапханәсендә Репрессия корбаннарын искә алу сәгате үткәрелде. Китапханәче репрессияләнгән татар язучылары турында сөйләде. Укучылардан «Хәтер Китабы» на (27 том) кереп чыгуларын һәм исемлектә Акбаш авылыннан сөрелгәннәрнең исемнәрен табуларын сорады. «Мәдәни җомга» газетасында тематик мәкалә белән таныштырды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/est-pamiat-kotoroi-ne-budet-zabvenia