Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Кәрәкәшле авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге кулланучылар өчен «Без бердәм» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде.
Презентациядән балалар бәйрәм тарихы, Мәскәүнең Польша интервентларыннан азат ителүе, Минин һәм Пожарскийның илне берләштерүдәге роле турында белделәр, аннары Россиянең дәүләт символлары турындагы викторинада катнаштылар. «Безнең Ватаныбыз – Россия» физкультминуты балаларга көч бирде. Чараның азагында катнашучылар тематик күргәзмә белән таныштылар, анда Россия дәүләте тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде. Ахырда балалар белән бергә яфраклы агач җыйдылар, анда дуслык һәм бердәмлек турында сүзләр яздылар. Һәм һәркем Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә калдырды.