Урыссу бистәсенең үзәк базарында иртәдән җырлар яңгырады: бу авыл хуҗалыгы ярминкәсе продукция төрлелеге белән кунакларны сөендерде.
Райпо хезмәткәрләре кәбестә, суган, кишер, чөгендер, кабак, файдалы һәм хуш исле үләннәрнең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Шәхси эшмәкәрләр, барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы коллективлары ит – сыер ите, дуңгыз ите, сарык ите, күркә ите, үрдәк ите, каз ите, бройлерлар, шулай ук катнаш азык һәм башка бөртеклеләр алып кайттылар. Гадәттәгечә Бәйрәкә сыер ите, дөресрәге «АгроМир»ҖЧҖендә җитештерелгән ит сатып алучылар ихтыяҗына ия булды. Көрәш Бүләктән умартачы Гөлчәчәк Мостафина умартачылык продукциясен тәкъдим итте. Елга балыкларын яратучылар карплар сатып алды, аларны үрчетү белән Димтамактан шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, продукциягә бәяләр бик тә күңелле иде.
Исегезгә төшерәбез, ярминкә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узган иде, шуңа күрә район мәдәният йорты солистлары һәм «Истоки» ветераннар хоры бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә агылган халыкны район җитәкчелеге исеменнән Халыклар бердәмлеге көне белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина котлады.
Роза Әхмәдиева
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/na-urussinskuiu-iarmarku-stekalsia-dobryi-narod