Татарстан Республикасының Ютазы районында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы тәмамланды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы тәмамланды.  2024 елның 25 сентябреннән 23 октябренә кадәр Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы узды. Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабының үзенчәлекләре шунда: һәр укучы, фән буенча өлгерешенә карамастан, Олимпиадада катнашырга хокуклы.

   Укучылар арасында предметлар рейтингы түбәндәгечә төзелгән: 1 нче урында - рус теле – 244 катнашучы, 2 нче урында - биология - 207 катнашучы, 3 нче урында - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре - 187 катнашучы.

    Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы - үз белемеңне һәм сәләтләреңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә һәр катнашучыга үз амбицияләрен һәм уңышка омтылышларын күрсәтү мөмкинлеге дә ул. 2024 елда Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төп бурычы - бөтен ил буйлап талантлы балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү. Конкурсның икенче максаты - укучыларны үз-үзләрен үстерүгә һәм иҗади эзләнүгә этәрү һәм мәктәп программасыннан тыш төрле предметларның никадәр кызыклы була алуын күрсәтү.

   Бу чараларның барысы да «Һәр баланың уңышы» Федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты программасы кысаларында уза.

  Олимпиаданың мәктәп этабында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук бу балаларны әзерләгән педагогларны котлыйбыз.

   8 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы узачак. Барыгызга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International