Көзге каникуллар вакытында Бәйрәкә мәктәбендә тәрбия буенча киңәшче А.М. Латыйпова яшь армиячеләр белән берлектә «Махсус хәрби операция геройлары – хәтер заманнардан көчлерәк» дигән батырлык дәресе үткәрде.
Балалар СВОның максатын белергә һәм аңларга тиеш.
Кем ул герой?
Герой - батыр, куркусыз кеше, ул,
үз гомерен куркыныч астына куеп, батырлыгы белән гадәти булмаган кыю гамәлләр кыла.
Патриотлык (грекча patris - Ватан) - Ватанга, үз халкыңа мәхәббәт һәм тугрылык хисе, аның рухи мөмкинлекләренә ышаныч, үз Ватаныңа хезмәт итәргә әзерлек.
Безнең армия, барыннан да элек, Россиянең һәр гражданинының илебезне тарихи яктан көчле, тыныч һәм ирекле дәүләт иткән традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә яшәү мөмкинлеген яклый.