Аның этләре гадәти кеше тормышы белән яши

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Байлар авылында яшәүче Фаил Шәфигуллинның балачактан ук күрү сәләте начар.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзасы, шулай да ул һәрвакыт актив кеше булып кала, төрле чараларда теләп катнаша. Үз йорты белән яшәп, мәшәкатьләр җитәрлек, ди. Этләре аңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр - Черника, Пяточек, Малыш һәм Лола.

 

- Бүгенге көндә тычканнар белән көрәшәм, - дип елмая Фаил, - алар бөтенләй куркуларын югалттылар. Күп тә сорап тормаслар, аскы бураларны тишеп тә бетерерләр. Менә идәнне күтәрдем, җылытам, идән астына җир ташыдым.

 

 Ә сезгә нигә шулкадәр эт кирәк?  дип сорыйм мин аңардан. - Алар белән мәшакать тә күп бит. Ашату да җиңел түгелдер?

 

- О, бу аерым тема. Эш шунда ки, берничә ел элек мин бер ай «Ярдәм» мәчетендә торып кайттым. Мин булмаганда, барлык тимер-томырны металлоломга алып китерләр дип уйламаган идем. Мунчадагы тимер мичкә дә барып җитүләре бар дип уйладым. Каравылчы этен алып кайтырга булдым. Этнең җиде көчек баласы туды. Алар белән көрәш – аерым хикәя. Чөнки сәламәт, күрүчән кеше өчен дә хайваннарны карау олы хезмәт, вакыт һәм акча таләп итә. Ә мин, күрү сәләтен тулысынча югалткан кешегә, аларның «әхлакый кыяфәте» артыннан ничек күзәтергә тиеш? Әкренләп көчекләрне урнаштырдым, калганнарын ветеринарга стерилизациягә алып бардым. Менә алар миндә яшәп калдылар да. Көн саен «Пятерочка» га тавык ите алырга йөрим. Ашарга пешерәм. Аларга ошый.

 

 Роза Әхмәдиева

Тулырак “Ютазы таңы” газетасында

Тулырак: http://yutazy.ru/news/nevyidumannyie-istorii/ego-sobaki-zivut-obycnoi-celoveceskoi-zizniu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International